+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары
20 гыйнвар 2020, 13:00
Башкортстан компанияләре - Берлин күргәзмәсендә!
Берлинда бу көннәрдә “Яшел атна” күргәзмәсе уза. Әлеге күргәзмәдә республика компанияләре дә катнаша.
Берлинда 17-26 гыйнварда 85нче Халыкара “Яшел атна-2020” күргәзмә-ярминкәсе уза. “Яшел атна”да илләр азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм бакчачылык өлкәсендә үз казанышларын тәкъдим итә.
Күргәзмәдә 1800 компания катнаша, алар өчен 300 конференция оештыру каралган. Узган елда “Яшел атна” 400 меңнән артык кешене берләштергән.
Безнең делегацияне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җитәкли. Русия экспозициясендә иң яхшы продукцияне “Стерлитамакский хлебокомбинат”, “Торговый дом”, “Авдон” кебек компанияләр тәкъдим итә.
Фото expoclub.ru сайтыннан
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"