+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Башкортстанда гомумдәүләт проектлары ничек гамәлгә ашырыла?

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин һәм республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Илшат Таҗетдиновның Гомумрусия халык фронтының төбәк штабы вәкилләре белән очрашуы үтте. Чарада Башкортстанда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин һәм республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Илшат Таҗетдиновның Гомумрусия халык фронтының төбәк штабы вәкилләре белән очрашуы үтте. Чарада Башкортстанда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.

– Бүгенге аралашу ике як өчен дә бик файдалы. Без үзебезнең яктан башкарылган эшләр турында сөйләсәк, сез аны тормышка ашыруны контрольдә тотасыз, – диде Александр Сидякин.

Илшат Таҗетдинов республикада гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Былтыр гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында 7606 урынга 21 мәктәп, 3203 урынга 22 балалар бакчасы, 2 балалар поликлиникасы төзелгән, 33 фельдшер-акушерлык пункты, 5 авыл мәдәният йорты, 10 модернизацияләнгән кинозал, 2,37 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шулай ук 18нче балалар поликлиникасына капиталь ремонт үткәрелгән, 185 иҗтимагый территория төзекләндерелгән, 150 линия объектында (автомобиль юлларын төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү) эшләр тәмамланган.

14 меңнән артык гаилә беренче, шулай ук өченче бала тугач айлык түләү алган. 45 берәмлек урман хуҗалыгы һәм урманда янгын сүндерү техникасы, 265 берәмлек җиһаз сатып алынган. 4 онкологик амбулатор ярдәм үзәге ачылган. Башкортстан микрокредит компаниясе капиталы, 170 миллион сумга арттырылып, 581,7 миллион сумга җиткерелгән, 450 проектка ярдәм күрсәтелгән.

Сакчыл җитештерүгә өйрәтү өчен махсус мәйданчык – “Процесслар фабрикасы” ачылган. Моношәһәрләрдә тиз үсеш алсын өчен 65 кече һәм урта эшкуарлык субъектына ярдәм программасы буенча субсидия бирелгән. Уфа һәм Нефтекама шәһәрләрендә эшкуарлар өчен “Минем бизнес” үзәкләре оештырылган. Австрия Республикасында Башкортстанның вәкиллеге ачылган. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 2411 кеше җәлеп ителгән.

Мәгълүм булуынча, 2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указга кул куйган иде. Мөһим документ социаль-икътисади юнәлешкә ия һәм Русия халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүне, фәнни-технологик үсештә алга китүне максат итеп куя.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас