Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев эш сәфәре белән Дәүләкән районында булды. Вице-премьер инфраструктура объектларын карады, шуннан соң эшлекле киңәшмә уздырды.
Районның торак-коммуналь комплексы мәсьәләләре, узган елда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасы эшләве, шулай ук Эстетика елы буенча планлаштырылган чаралар турында фикер алыштылар.
Дәүләкәндә ведомство җитәкчесе Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычы белән старт бирелгән “Экология” гомумдәүләт проектының “Чиста су” федераль проектын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Үткән елда биредә эчә торган суны чистарту системасы төзелеше башланган. Проект нигезендә 167 метр озынлыктагы суүткәргеч торбалар әзерләү станциясен төзү каралган.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Дәүләкән шәһәренең үзәкләштерелгән су тәэминаты системасына сыйфатлы су кудырылачак, бу шәһәр халкын эчәргә яраклы су белән тәэмин итү мөмкинлеген 100 процентка (23 000 кеше) тәэмин итәчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин