Башкортстан Хөкүмәтендә Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проектының «Санлы мәдәният» төбәк проектын тормышка ашыру турында фикер алыштылар. Сүз республика территориясендә виртуаль концерт заллары булдыру турында барды.
Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сүзләренә караганда, проект нигезендә Башкортстанда 2024 елга алты виртуаль концерт залы булдырылачак. Русия Мәдәният министрлыгының конкурсы нәтиҗәләре буенча мәдәният учреждениеләренә акча бүлеп биреләчәк.
- Русия Мәдәният министрлыгы тарафыннан конкурс нигезендә Башкортстаннан ике җиңүче билгеләнде, алар агымдагы елда берәр миллион сум алачак. Болар - Ишембай районының һәм Сибай шәһәренең Балалар сәнгать мәктәпләре, - дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе.
Виртуаль концерт залларын булдыру өчен проекторлар, экраннар, ноутбуклар, акустик системалар, сәхнә конструкцияләре, тиешле материаллар сатып алу һәм җиһазлар китерү һәм монтажлау эшләре башкару планлаштырыла.