Уфада Агыйдел елгасы аша Воровский урамы тирәсендә яңа күпер төзү дәвам итә. Күпер узган елның июлендә "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә башлады.
Төзүчеләр эшне 2021 ел ахырында тәмамларга планлаштыра. Аны файдалануга тапшырганнан соң, ул шәһәргә Көньяк керү һәм чыгу юлларын юл тыгыннарыннан бушатырга мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта Ырынбур шоссесына һәм федераль әһәмияттәге М-5 Урал автомобиль юлына чыгуны тәэмин итүче гамәлдәге күперләрдә пик сәгатьләрендә юл тыгыннары барлыкка килә. Әле тәүлегенә ике күпер аша 125 меңнән артык автомобиль уза.
688 метр озынлыктагы яңа күпер корылмасы гамәлдәге «яңа» һәм «иске» күперләр арасында барлыкка киләчәк. Аңарда өч хәрәкәт полосасы булачак. Аның буенча Ырынбур ягына берьяклы хәрәкәт оештырылачак.
Төзүчеләр хәбәр итүенчә, эштә бары тик заманча регламентлар һәм технологияләр кулланыла, бу исә, һава шартларына карамастан, эшне өзлексез алып барырга мөмкинлек бирә.