+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Хуш килдегез, нәниләр!

Туймазы районының Югары Бишенде авылындагы балалар бакчасының бердәнбер төркеме бер яшьтән җиде яшькә кадәр 25 баланы көч-хәл белән сыйдыра иде. Ә чиратта - тагын шулкадәр бала...

Туймазы районының Югары Бишенде авылындагы балалар бакчасының бердәнбер төркеме бер яшьтән җиде яшькә кадәр 25 баланы көч-хәл белән сыйдыра иде. Ә чиратта - тагын шулкадәр бала...

Балалар бакчасы 1924 елда төзелгән кечкенә генә агач бинада урнашкан. Анда җылы, әмма уңайлыклар юк иде.

Шуңа күрә «Демография» гомумдәүләт проекты, «Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында биредәге мәктәпнең беренче катындагы берничә бүлмәне үзгәртеп корырга һәм анда балалар бакчасын күчерергә карар ителгән. Моның өчен республика һәм район бюджетларыннан акча бүленгән.

Мәктәптә капиталь ремонт узган елда ук башланган. Башлангыч сыйныфлар беренче каттан икенче катка күчерелгән. Ә элек урнашкан мәйдан реконструкцияләнгән: бүлмәләр арасындагы бүлемнәр сүтелгән, тәрәзәләр алыштырылган, түшәмнәр һәм электр үткәргечләр яңартылган. Төркемнәрдә иске агач идәннәр урынына линолеум җәелгән, ә коридорда плитәләр ябыштырылган.

Шушы көннәрдә балалар бакчасы яңа бинага күчте. Хәзер анда өлкән һәм кече ике төркем эшли, анда 40 балага урын җитәрлек. Төркемнәрдә якты һәм уңайлы, алар заманча балалар караватлары, шкафлар, урындыклар һәм өстәлләр белән җиһазландырылган. Һәрберсендә аерым юыну урыны һәм бәдрәф бар, автомат кер юу машинасы куелган.

Мәктәпнең ризык әзерләү блогында балалар бакчасы пешекчесе өчен дә урын табылган, махсус җиһазлар урнаштырылган.

Үзгәрешләргә хезмәт коллективы да, мәктәпкәчә яшьтәге балалар да шат. Чөнки яңа төркем ачу күп кенә авыл хатын-кызларына хезмәт эшчәнлеген гаилә вазыйфалары белән бергә алып барырга мөмкинлек бирәчәк.


Читайте нас