+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Проспектның магистраль-дублеры барлыкка киләчәк

Быел Башкортстанда "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында программаларны тормышка ашыру өчен 9 миллиард сум тирәсе акча бүленәчәк.

Быел Башкортстанда "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында программаларны тормышка ашыру өчен 9 миллиард сум тирәсе акча бүленәчәк.

Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов шушы проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшче төркем киңәшмәсендә акча, нигездә, Уфа транспорт узелының зур проектларына юнәлтеләчәк, дип белдерде.
Бу акча Уфага көньяк керү юлы төзелешенә һәм Воровский урамы янында Агыйдел елгасы аша күпер төзүне дәвам итүгә тотылачак. Шулай ук, быел Пугачев урамын реконструкцияләү тәмамлана һәм Салават Юлаев проспекты һәм Пугачев урамы киселешендәге юлүткәргечне реконструкцияләүне башлау планлаштырыла.

2020 елга планнарда - Агыйдел елгасы аша Интернациональ урамы янында яңа күпер төзү, ул М-5, М-7 федераль трассаларыннан транзит агымнарын үзгәртергә һәм Черниковка халкын Агыйделнең аръягына чыгаруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шакша һәм Затон күперләрен капиталь ремонтка ябалар.

Шулай ук, якындагы ике елга иң эре инфраструктура проектлары арасында - Комсомольская һәм 8 Март урамнарын реконструкцияләү, шуның нәтиҗәсендә 2021 ел ахырында Октябрь проспектының алты полосалы магистраль-дублеры барлыкка киләчәк, һәм Лесунов урамына юл төзү.

Быел, аерым алганда, Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге юлүткәргечне реконструкцияләүне башлау, шулай ук Нагаево ягына тимер юл аша юлүткәргеч төзү планлаштырыла.
Фото: Башинформ.
Читайте нас