+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Уфагормолзавод” җәмгыяте проектка кушыла

Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә адреслы ярдәм күрсәтү кысаларында республика хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары гомумдәүләт проектында катнашучы предприятие – “Уфагормолзавод” җәмгыяте өчен старт очрашуы уздырды.

Очрашу барышында Компетенцияләр үзәге вәкилләре “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” гомумдәүләт проектының максатлары һәм бурычлары, анда керү һәм катнашу механизмнары, шулай ук проектның төп этаплары һәм гамәлгә ашыру сроклары турында сөйләде.

Аннары «Сакчыл җитештерү нигезләре» темасына тренинг үткәрелде. Укулар предприятиедә «Сакчыл җитештерү»не гамәлгә кертү мәсьәләләренә багышланган иде.

“Гомумдәүләт проектында катнашу безгә хезмәт җитештерүчәнлеген өзлексез яхшырту процессына бөтен коллективны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, “Сакчыл җитештерү” фәлсәфәсе һәм бердәм команда белән эшләү куелган максатларга ирешергә, шулай ук җитештерүдәге югалтуларны бетерергә һәм эшнең нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләде “Уфагормолзавод” җәмгыяте директорының персонал буенча урынбасары Лола Бакиева.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас