Уфада янә бер бассейн ачылачак.
Уфаның Калинин районы хакимияте белдерүенчә, бассейн тулысынча файдалануга тапшыруга әзер. Ул 2017 елда төзелә башлаган иде. Бассейн өч катлы бинада урнашкан. Беренче катта бассейн, вестибюль, гардероб, табиб, тренерлар бүлмәләре урнашса, икенче катта 100 кеше утырырлык трибуна, фитнес-үзәк һәм башкалар булдырылган. Бассейнны ачу тантанасы февраль ахырына билгеләнгән.
Президент Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары сәламәтлекне, халыкның яшәү шартын үстерүне дә үз эченә ала. Әлеге бассейнны файдалануга тапшыру шәһәрдә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын үстерүдә янә бер адым булып торачак.