Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2021-24 елларда республикада суүткәргечләр төзү һәм реконструкцияләү планлаштырылган торак пунктларның исемлеген тәкъдим итте.
Бу хакта Хөкүмәттә узган чираттагы оператив киңәшмәдә хәбәр ителде. Болар — Стәрлетамак, Бөре, Раевка шәһәрләре, Бишбүләк, Иглин, Кушнаренко, Югары Кыйгы, Чакмагыш, Чишмә районнары үзәкләре.
Шулай ук Благовар районының Языково, Благовар, Иске Күчәрбай, Мәчетле районының Олы Устьикин, Олы Кызылбай, Сосновка, Мәләкәс, Бортак, Әләгәз авыллары, Уфа районының Камышлы, Булгаково, Нижегородка, Кармасан, Миловка, Ягодная поляна, Подымалово, Волково, Дмитриевка, Авдон, Светлая, Дорогино, Новотроевка, Шемәк, Октябрьский авыллары, Хәйбулла районының Воздвиженка, Макан, Мәмәт, Сәгыйть авыллары, Баймак районының Ургаза, Благовещен районының Бедеева Поляна, Калтасы районының Краснохолм, Стәрлетамак районының Төрешле, Федоровка районының Бала-Чытырман авыллары.
Әлеге торак пунктларда су белән тәэмин итү системаларын проектлау һәм төзү Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Экология” гомумдәүләт проектының “Чиста су” программасына ярашлы финанслана. Программаны тормышка ашыру өчен 2019-24 елларга 4,25 миллиард сум резервланган, шуның 4,16 миллиард сумы — федераль бюджет акчалары. Республика проектны 2 процентка — 85 миллион сум күләмендә финанслый.
Күрсәтелгән пунктлардан тыш, биш торак пунктта 2020-22 елларда төбәк бюджеты исәбенә Мишкәдә, Туймазының Бишенде авылында, Акъярда, Уфаның Киров һәм Калинин районнарында су белән тәэмин итү системаларын төзү планлаштырылган.