+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Алга, егетләр!

Баймак районы Түбә поселогының "Караташ" хоккей командасы өчен быелгы сезон бик уңышлы булырга охшаган.

Баймак районы Түбә поселогының "Караташ" хоккей командасы өчен быелгы сезон бик уңышлы булырга охшаган.

Алар, район авыллары командалары белән генә көч сынашып калмыйча, башка төбәкләргә дә чыга башлады.

Бу көннәрдә хоккейчылар Чиләбе өлкәсенең Кызыл, Обручевка поселоклары спортчылары белән "Демография" гомумдәүләт проектының "Спорт — яшәү нормасы" программасы чикләрендә оештырылган спорт матчында очрашты.

- Алыш бик кызу барды. Шулай да без бирешмәдек. Кызыллыларны - 4:2, обручевкалыларны 9:3 исәбе белән җиңеп кайттык, - дип шатлана команданың тренеры Валерий Аксенов. – Иң яхшы капкачылар булып Венер Ходайголов һәм Никита Михайлов танылды. Хоккейчыларым белән горурланам. Барысына да ныклы сәламәтлек, көч-дәрт телим!

Бу хакта тулырак:https://ataysal.rbsmi.ru/articles/sport/Sport-y-sh--norma-i-109820/



Фото: ataysal.rbsmi.ru
Читайте нас