Аны сәхнәгә мәшһүр биючебез Рәшидә Туйсина алып чыккан иде. Дистәләгән еллар буена ул бу биюне дөнья күләмендә дә танытуга иреште. Биюнең бүгенге язмышы нинди?
"Атайсал" гәзите хәбәр итүенчә, 2020 ел Башкортстанда "Башкорт теле елы" дип игълан ителү уңаеннан "Мәдәният" гомумдәүләт проекты чикләрендә Сибай шәһәренең Балалар музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре өчен төрле чаралар үткәреләчәк.
- Укучылар нәфис сүз конкурсында башкорт телендәге шигъри әсәрләр уку осталыгында ярышачак. Музыка мәктәбе булгач, әлбәттә, барлык төркемнәр катнашлыгында Башкортстан композиторларының әсәрләреннән концерт куелачак, - ди шәһәрнең Балалар музыка мәктәбе директоры Илүзә Ходайгулова.
Әлеге көндә "Аллегро" үрнәкле хореография ансамбле солисткасы Ирина Хәсәнова яңа бию өстендә эшли. Аңа Башкортстан Республикасының атказанган артисты Хәлил Ишбирдин "Заһидә" биюен сала.
Бүгенге заман "Заһидә"сен Уфада да көтеп калабыз!