Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә Башкортстанда башкарылучы эшләр бихисап.
Мәгълүм булуынча, 30 гыйнвардан 11 февральгә кадәр Уфада инде традициягә әверелгән театр декадасы уза.
Башкортстан театрлары башкала тамашачыларына узган сезонның иң яхшы постановкаларын һәм премьера спектакльләрен алып килде. Алар «Бердәм Русия» партиясенең «Кече шәһәрләр театрлары» һәм «Театрлар – балаларга» проектлары кысаларында куелган.
7 февраль көнне “Нур” театры сәхнәсендә Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклен тәкъдим итә. Легендар әсәрне Русия дәрәҗәсендә билгеле режиссер, “Алтын битлек” премиясе лауреаты Сергей Потапов сәхнәләштергән.
Спектакль турында йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр килеп күрү күпкә яхшырак. Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе артистлары сезне көтеп кала!