+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

“BabyNur” — нурлы балачак

“Нур” театры нәни дусларына һәм әти-әниләргә чираттагы бүләк әзерли.

“Нур” театры нәни дусларына һәм әти-әниләргә чираттагы бүләк әзерли.

Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә Башкортстанда башкарылучы эшләр бихисап.

22 февральдә “BabyNur” проекты кысаларында театрда күңелле бәйрәм узачак. Программада: кызыклы уеннар, җыр-биюләр, “Нур” театры каршында эшләп килүче балалар студиясенең, Татар якшәмбе мәктәбе балалары һәм Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбльнең нәни биючеләре чыгышлары, күргәзмәләр, башка бик күп мавыктыргыч чаралар.

Чара 11:00дә театрның Зур зал фойесында башлана. Ә 12:00 сәгатьтә тамашачыларны матур әкият — А. Хайтның "Әйдәгез, дус булыйк!" спектакле көтә. Әкият татар телендә бара, урыс теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә.

Фото: vk.com/ufanurteatr
Читайте нас