Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төзелеш, шулай ук “Торак һәм шәһәр мохите”, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Бөтенрусия селектор киңәшмәсендә катнашты. Видеоконференция режимында аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин уздырды.
Башкортстанда узган елда 2,37 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Узган елда республикада 185 иҗтимагый территория – парк, скверлар, ял итү урыннары төзекләндерелде. Бу елга тагын шундый 91 территорияне тәртипкә китерү планлаштырылган.
– Республикада алданган өлешчеләр белән җитди уңайсызлыклар бар. Бу проблеманы без үз мөмкинлекләребез кысаларында хәл итәбез. Узган ел ахырында без ДОМ.РФ компаниясе белән хезмәттәшлекне җайга салдык, әмма без әлеге институт белән тагын да нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек итәргә телибез, ул безнең торак өлкәсен үстерү һәм өлешчеләр мәсьәләләрен хәл итү өчен бик мөһим, - диде Радий Хәбиров.