Башкортстан агымдагы елда транспорт инфраструктурасы объектларын төзүгә федераль бюджеттан 9,6 миллиард сум ярдәм алачак.
Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, федераль финанслау катнашлыгында түбәндәгеләр планлаштырыла:
Уфада Воровский урамы янында Агыйдел елгасы аша салынган күперне реконструкцияләү;
М7 һәм М5 трассаларын тоташтыручы Көнчыгыш кичүен төзү;
Бөре — Тастүбә — Сатка юлын реконструкцияләү;
"Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында быел республикага 2,223 миллиард сум бүленәчәк;
авылны социаль, инженерлык инфраструктурасы объектлары, автомобиль юллары белән тәэмин итү кысаларында - 203,03 миллион сум;
республикада федераль юлларны модернизацияләүгә 2019-24 елларга 62,62 миллиард сум бүленгән.
Былтыр Башкортстанның юл-транспорт комплексына 5,2 миллиард сум федераль акча җәлеп ителгән (2018 елга карата + 371 процент).