1390 квадрат метр мәйданлы ике катлы балалар бакчасы исәбе буенча Борай районы үзәгендә бишенчесе булды һәм балалар бакчаларына, шул исәптән өч яшькә кадәрге сабыйлар арасында, чиратны тулысынча бетерергә мөмкинлек бирде.
- Борай авылында барлыгы 11,5 меңгә якын кеше яши, шуларның 3,5 меңе — 18 яшькә кадәрге балалар. Әле 2015 елда ук авария хәлендәге балалар бакчасы бинасын сүттек, ул узган гасырның 50нче елларында төзелгән иде, - дип сөйли Борай районы хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәрит Хуҗин. - Һәм менә берничә елдан соң безнең авылда иске бина урынында яңа, заманча балалар бакчасы пәйда булды. Анда иркен уен һәм йокы бүлмәләре, спорт һәм музыка заллары, медицина кабинеты бар. Әлбәттә, бу - авыл халкы өчен көтеп алынган вакыйга! Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе территориясе йомшак өслеге һәм җиһазлары булган биш уен мәйданчыгын үз эченә ала. Моннан тыш, балалар бакчасы бинасы җылы идәннәр, пандуслар һәм лифт белән җиһазландырылган.