+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балалар сәнгать мәктәпләренә ярдәм килә

2020 елда Русиянең 60тан артык субъекты Русия Президенты йөкләмәсе нигезендә балалар сәнгать мәктәпләрен капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүгә федераль бюджеттан акча алачак.

2020 елда Русиянең 60тан артык субъекты Русия Президенты йөкләмәсе нигезендә балалар сәнгать мәктәпләрен капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүгә федераль бюджеттан акча алачак.
Бу хакта Русия Мәдәният министрлыгының рәсми порталында хәбәр ителә. Русия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова ил Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы үзәк комитетының VI пленумында чыгыш ясаганда Президент карары белән балалар сәнгать мәктәпләрен капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүгә ел саен 3,4 миллиард сум бүлеп бирелгәнлеген билгеләп үтте.
Аның сүзләренә караганда, бу сумма "Электрон бюджет" системасына бүленгән һәм кертелгән. Агымдагы елда Русиянең 60тан артык төбәге әлеге акчаларны алачак. Моннан тыш, Ольга Ярилова узган елда "Мәдәният" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшырту турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, тармак хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшырту буенча бурычларны хәл итү – ведомство өчен өстенлекле бурыч.
"Безнең бурыч – тармак хезмәткәрләренә алар рәхәтләнеп эшкә барсын өчен шартлар тудыру", - дип хәбәр итте Ярилова. Министр урынбасары модельле 134 китапханә булдыру нәтиҗәсендә аларга килүчеләр өчен генә түгел, хезмәткәрләр өчен дә шартлар яхшыруга басым ясады. Шул ук вакытта китапханә хезмәткәрләренең уртача яше сизелерлек "яшәргән". Утырыш кысаларында төбәкләр вәкилләре, шулай ук, яңа технологияләр кертү һәм мәдәният хезмәтләренә карата таләпләр арту яңа компетенцияләргә ихтыяҗны арттыра, дип билгеләп үтте.
Ярилова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта әйдәп баручы профильле югары уку йортлары базасында 11 белем бирү үзәге эшли, әмма бу процесс, шул исәптән, төп мәдәният учреждениеләрен – музейларны, китапханәләрне дә җәлеп итүне таләп итә. Анда кешеләр тар белгечлекләр буенча белемен арттыра алачак.
Фото: Lenta.ru
Читайте нас