Әбҗәлил районының Тупак авылында 60 урынлы балалар бакчасы һәм 120 урынлы мәктәп ачылды. Объект Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы булдырылган "Мәгариф" гомумдәүләт проектына ярашлы һәм “Башкортстанның 100 еллыгына - 100 объект” программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде.
"Озак төзелде бу объект, һәм миңа күп тапкырлар шәхсән катнашырга, урындагы хакимиятне һәм төзүчене тизләтергә туры килде. Ниһаять, эшләнде. Мәктәп яхшы, заманча булып чыкты", - дип язды Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.
Яңа мәктәптә кечкенә экскурсия оештырылды. Кунаклар кабинетларны, спорт залын, азык-төлек блогын, балалар бакчасын карады, бүлмәләрнең җиһазларын бәяләде. Хәзер мәгариф учреждениесе заманча, барлык стандартларга җавап бирә торган бинада урнашкан, дип билгеләп үтте кунаклар.
– Барлык төзүчеләргә - эшләрне сыйфатлы башкарган өчен, ә халыкка сабырлык һәм аңлау өчен рәхмәт белдерәм. Бу мәктәп һәм балалар бакчасы безгә озак еллар хезмәт итсен. Балаларга укуда зур уңышлар телим, – дип котлады район хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков.