Республикада ихаталарны төзекләндерү буенча программа эшен дәвам итә.
Быел Башкортстанда 390 ихата ремонтланачак. Бу хакта оператив киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары, торак- коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев җиткерде. Әлеге максатларга 1 миллиард 987 миллион сум акча тотынылачак, дип билгеләде ул.
Быел мәҗбүри эш төрләренә ихаталарны асфальтлау һәм ремонтлау, машина кую урыннары билгеләү, тротуарларны һәм җәяүлеләр юлларын ремонтлау, хәвефсез резина өслекле балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру һәм аларны киртәләп алу, яшелләндерү һәм башкалар керәчәк. Ремонт эшләре 1 майдан соң башланачак.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу юнәлештә эшне катгый контрольгә алырга кушты, югыйсә, программаны үтәп булмаячак.