+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Авылда торак төзү өчен ташламалы ипотека бирә башлаячаклар

Башкортстанда авылда торак сатып алу яисә төзү өчен 0,1 процентлы ташламалы ипотеканы февраль ахырыннан бирә башлаячаклар, дип хәбәр итте журналистларга Уфада “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм кече хуҗалыкларны үстерү” Бөтенрусия семинар-киңәшмәсе вакытында вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

"Без ташламалы ипотека прогаммасы турында игълан иттек кенә, ә заявкалар инде килә дә башлады. Безнең территориядә 16 банк эшли. Әлбәттә, беренче чиратта, программада "Россельхозбанк" катнашачак. Әгәр федераль бюджет төп ставканы япса (банкка субсидия бирсә), республика калганын 0,1 процентка кадәр каплаячак”, - дип хәбәр итте Илшат Фазрахманов.

Субсидияләү механизмы кредит алучыга чыгымнарны каплау принцибы буенча эшләячәк дип планлаштырыла. Фараз буенча 0,1% ставканы агымдагы елның февраль ахырыннан алырга мөмкин булачак, дип ачыклык кертте Илшат Фазрахманов.

Министр урынбасары Оксана Лут, Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу инициативаны хуплый, диде. “Төбәкнең шундый мөмкинлеге һәм ставканы төшерергә теләге булу бик яхшы, әлбәттә, кешеләрне җәлеп итәргә һәм әлеге инструментның алар өчен файдалы һәм нәтиҗәле булуын күрсәтергә кирәк”, -- дип билгеләде ул.

Гомумдәүләт проекты кысаларында ташламалы еллык 3 процентлы авыл ипотекасы механизмы илдә 1 гыйнварда эшли башлады, аны Русия бюджетыннан финанслау күләме 2020 елда 1 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Читайте нас