+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ашыгыч ярдәм дәваханәсенә яңа технологияләр кертелә

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда байтак эшләр башкарыла.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда байтак эшләр башкарыла.
Уфаның Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсендә “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында алынган микроскоп ярдәмендә катлаулы операцияләр ясала.
Мәсәлән, шушы көннәрдә авыр инсульт кичергән пациентның сул як чигә өлешендә артериовеноз мальформация ачыкланган. Бу чир пациентның инвалидлыгына, хәтта үлеменә китерергә мөмкин. Яңа операция микроскобын файдаланып, яңа технологияләр ярдәмендә нейрохирург Рөстәм Шакиров пациентка искиткеч катлаулы операцияне уңышлы башкарды.
Әле пациент үзен яхшы хис итә, якын киләчәктә гадәти тормыш рәвешенә кайтачак.
Читайте нас