+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Аскында гомумдәүләт проекты ничек үтәлә?

Үткән атнада республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева эш сәфәре белән Аскын районында булды. Эш төркеме составында министрлыкның штаттан тыш кардиологы Ирина Николаева, штаттан тыш эпидемиологы Азат Мөхәммәтҗанов һәм республика медицина оешмаларының табиблары булды. Сәфәрнең төп максаты – оештыру-методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү.

Алар Республика адреслы инвестицион программасы кысаларында төзелгән Чишмә-Үрәкәй фельдшер-акушерлык пунктында булды. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында медицина ярдәменең сыйфаты, медицина пунктында Интернет һәм фельдшерның эш урынында компьютер булдыру мәсьәләләре тикшерелде, табиблар аыл халкы белән аралашты.

Табиб-кардиологлар Аскын үзәк дәваханәсендә пациентлар кабул итте, медицина документациясенә беренчел аудит үткәрде. Динара Еникеева рәислегендә район хакимиятендә киңәшмә үтте. Райондагы демография күрсәткечләре, яңа туган балаларда йөрәк эшчәнлегендәге тайпылышларны диагностикалау һәм дәвалау турында докладлар тыңланды.

Сәфәр ахырында эшче төркем дәваханә бүлекчәләрендә булды, “Сәламәтлек саклау”, “Уңайлы мохит”, “Сакчыл җитештерү” проектлары буенча халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын, мөмкинлеген, шартларын күтәрү буенча план эшләнде.
Читайте нас