+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Илеш сәламәтлек ныгыта

Эш сәгате бетте, дип, чир чигенеп тормый.

Эш сәгате бетте, дип, чир чигенеп тормый.

Илеш районында сәламәтлек саклау игътибар үзәгендә. Утыз меңнән артык кеше яшәгән бу төбәктә иң заманча поликлиникалы үзәк дәваханә, авылларда өч табиблык амбулаториясе, 59 ФАП бар. Шуларда барлыгы 560 медицина хезмәткәре эшли.

Мәсәлән, соңгы чорда районда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) төзелә, булганнарына капиталь ремонтлар үткәрелә. Финанслауның төрле чыганакларын файдаланып, 2019 елда гына да Буралы, Игмәт, Исәмәт, Иске Татыш, Краснояр, Красный Октябрь, Сүлте, Югары Череккүл һәм Яңа Нәдердә ФАПларында капиталь ремонт ясалды. Әлбәттә, ремонтланган ФАПлар халыкка сыйфатлы беренчел ярдәм күрсәтү мөмкинлеген бирә.

Әйе, авылның көнкүреше үзенчәлекле. Һәр көн үз мәшәкате белән туа. Биредә гомер кичерүчеләрнең авырып киткән чагы да була. Чир, эш сәгате бетте, дип кенә чигенеп тормый. Авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта барлык өмет аларда - авыл халкы өчен бердәнбер табиб – фельдшерда.

Чыннан да, көне буе эшләп кайткач та, ишек шакып чакыруга, авыл фельдшеры пешкән ашын онытып, юа башлаган керен калдырып, ярдәмгә ашыга. Шуңа күрә аларга тиешле эш шартлары тудыру, сыйфатлы беренчел ярдәм күрсәтүне оештыру районда көнүзәк бурыч итеп куелган.

Этәй авылында яңа ФАП моннан ике ел элек ачылган иде. Биредә барлык тиешле шартлар тудырылган. Этәйлеләргә тәҗрибәле белгеч Лена Назарова хезмәт күрсәтә.



Фото: Автор фотосы.
Читайте нас