Мәләвез районы бу җәһәттән зур күрсәткечләргә ирешә.
Биредә бик зур инвестицион проектлар тормышка ашырыла. "Ашкадар" хуҗалыгында 1200 баш малга исәпләнгән зур сөт комплексы төзелеше ахырына якынлаша. Ул берникадәр эшен җәелдергән дә инде. Бүген анда көн саен 19 тонна сөт җитештерелә, ә тулы куәтенә эшли башлагач, бу күрсәткеч 30 тоннага җитәчәк.