+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Туймазы чиста булсын!

2020 ел ахырына районда контейнерлар кирәкле күләмдә куелып бетәчәк.

2020 ел ахырына районда контейнерлар кирәкле күләмдә куелып бетәчәк.
Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасындагы "Экология" юнәлеше буенча Туймазы районында көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен евроконтейнерлар һәм контейнерлар куелды.
Бу җәһәттән төбәк операторы 6 авыл Советында февральнең беренче ун көнендә генә дә 168 пластик евроконтейнер урнаштырды. Анда җыелган чүп-чар атнасына ике тапкыр алыначак.
Әлеге проект гамәлгә ашырыла башлагач, районда 547 яңа евроконтейнер урнаштырылган. Ел ахырына кадәр тагын 250не кую күз уңында тотыла.
Моннан тыш, районда чүп-чарны аерым җыю өчен 200дән артык контейнер урнаштырылган. "Экология" оешмасы директоры Илнур Шакиров билгеләвенчә, һәркемгә чүп-чарны аерып түгү өчен мөмкинлек тудырылачак.
Читайте нас