+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортсан лидерлар арасында

Медицина оешмаларын санлаштыру авылларда да киң колач алды.

Медицина оешмаларын санлаштыру авылларда да киң колач алды.

Бүген, заманча технологияләр чорында, санлаштыру һәркайда, шул исәптән авылда да, бара. Башкортстанда узган елда гына да 389 фельдшер-акушерлык пункты Интернетка тоташтырылган, ә быел тагын 351 ФАПны тоташтыру планлаштырыла.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тармак эшчәнлегенең барлык юнәлешләренә дә заманча мәгълүмати технологияләр кертү Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Медицина оешмалары пациентлар белән Интернет ярдәмендә видеоконференцияләр үткәрү мөмкинлеге алды. Ә тиздән хәвеф төркемендә торучы авыруларга шәхси телемедицина мониторингы җайланмаларын бирергә планлаштыралар.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева санлаштыруның беренче уңай һәм бик мөһим нәтиҗәсе — төбәктә биш миллионга якын электрон медицина картасы булган бердәм медицина документлары базасын булдыру, дип билгеләде.

Аның сүзләренә караганда, РМИАС мәгълүматлар базасында тупланган электрон медицина язмаларының гомум саны бер миллиардтан артып киткән.

Мәгълүм булуынча, Башкортстан “Электрон больничный” проектын тормышка ашыруда актив катнаша. Өстәвенә, республика мондый документларны бирү күләме буенча субъектлар арасында алтынчы урында тора.
Фото: Minzdravkk.ru
Читайте нас