+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Инорс сабыйларын дүшәмбедән яңа бакча көтә!

Мәктәпкәчә мәгариф оешмасы 345 урынга исәпләнгән.

Мәктәпкәчә мәгариф оешмасы 345 урынга исәпләнгән.

Уфаның “Инорс-4” бистәсендә 58нче яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды һәм ул дүшәмбедән сабыйларны кабул итәчәк.

Балалар бакчасы мөдире Әлфия Гыйльметдинова бүген республика Башлыгы Радий Хәбировны мәктәпкәчә мәгариф оешмасы белән таныштырды. 345 урынга исәпләнгән бакчага 600гә якын бала йөриячәк. Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин белдерүенчә, мондый хәл, беренче чиратта, Калинин районындагы балалар бакчаларында урыннар җитмәүгә бәйле. Бүген биредә 4000нән артык бала чиратта тора.

Яңа объект Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелде. Ул 299,2 миллион сумга төшкән. Шуларның 228,6 миллион сумы – федераль бюджет, 60 миллион сумы – республика бюджеты, 10,6 миллион сумы – шәһәр бюджеты акчалары.

Балалар бакчасының өч катында 15 төркем урнашачак. Анда 30 тәрбияче, 22 кече тәрбияче, өч музыка җитәкчесе, физик культура буенча инструктор, өч шәфкать туташы эшләячәк.
Фото: “Башинформ” агентлыгыннан.
Читайте нас