Бүген республика Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Хөкүмәт Президиумының 2019 елда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2020 елга өстенлекле бурычлар буенча киңәйтелгән утырышын уздырды.
Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов төбәк проектларын гамәлгә ашыруны мониторинглау нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул проектларның максатлы күрсәткечләренә ирешү, бюджет чараларының касса үтәлеше күрсәткечләрен яңгыратты, сатып алу процедуралары буенча мәгълүматлар китерде, шулай ук узган елда төбәк проектларының төп ирешелгән нәтиҗәләрен санап үтте.
Гомумдәүләт проектлары кураторлары проектларның нәтиҗәләре, өстәмә максатлы күрсәткечләренә ирешү турында җентекләп сөйләде, бу елга планлаштырылган нәтиҗәләрне һәм эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, узган елда тулаем республикада зур төзелешләр башкарылган һәм күп санда социаль әһәмияткә ия яңа объектлар файдалануга тапшырылган. 21 мәктәп, 22 балалар бакчасы, 2 балалар поликлиникасы, 33 ФАП, 5 авыл мәдәният йорты, 185 иҗтимагый территория (парклар, скверлар һәм ял урыннары) төзекләндерелгән.
- Республикада мондый масштаблар күп еллардан бирле булганы юк иде, - дип билгеләп үтте беренче вице-премьер.