Уфада былтыр юллар төзү һәм ремонтлау өчен федераль бюджеттан 5,9 миллиард сум акча бүленгән. Барлыгы 50,7 километр юл ремонтланган.
Владимир Путинның май указы белән расланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада 47,3 чакрым озынлыктагы 28 участокта ремонт эшләнгән. Бу хакта Уфа шәһәре хакимиятендәге оператив киңәшмәдә Төзелеш, юллар һәм ясалма корылмаларны төзекләндерү идарәсе җитәкчесе Радмил Мөслимов хәбәр итте.
Ремонтланган объектлар арасында Глумилино бистәсендә Рудольф Нуриев урамы, Инорста – Лесунов урамы һәм Баландин бульвары, 8 Март һәм Комсомол урамнары һәм башкалар.