Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда байтак эшләр башкарыла.
Шушы көннәрдә Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгында үткән видеоселектор киңәшмәсе “Онкология авырулары белән көрәш” гомумдәүләт проектының тормышка ашырылу темасына багышланды.
Безнең республикадан анда сәламәтлек саклау министры урынбасары Гөлнара Зиннурова, Республика онкология диспансерыннан Гадел Измайлов, министрлык вәкилләре һәм медицина учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Медицина ярдәмен һәм шифаханә-курорт эшен оештыру департаменты директоры Екатерина Каракулина бу проектның максатлары һәм масштабы буенча иң амбициоз һәм күп ресурслы булуын билгеләде.
Киңәшмәдә катнашучылар онкология белән көрәштә ирешелгән күрсәткечләрне тикшерде һәм 2020 елга төп максатларны билгеләде.
Башкортстанда үткән елда дүрт амбулатор онкология ярдәме үзәге булдырылган, киләсе елга кадәр мондый үзәкләрне 13 күппрофильле медицина оешмасы нигезендә булдырырга исәплиләр.
Үткән елда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында республика онкодиспансерына рентген диагностикасы комплексы, видеобронхоскоп, компьютер томографы, маммография рентген аппараты һәм микроскоплар кайтарылган.
Быел диспансерлаштыру кысаларында республикада 30-65 яшьлек хатын-кызларга аналык муентыгы яман шешенә ике этаплы скрининг үткәрү мөмкинлеге тикшерелә.
Республика онкология диспансерының хирургия корпусына янкорма төзү тәмамланып килә. Анда поликлиника, лор-онкология, гинекология, урология, маммология һәм торакоабдоминаль бүлекләр урнашачак.