Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты иң амбициоз проектларның берсе булып тора. Ул биш ел эчендә республика үсешенә көчле этәргеч булып торачак. Проектның төп бурычлары – авария хәлендәге торактан халыкны күчерү, яшь гаиләләрне ташламалы ипотека белән тәэмин итү, яңа торак төзү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру.
Яңа йортлар төзү күләме биш ел эчендә һәр ел саен 2,3 миллион квадрат метрдан 3,7 миллион квадрат метрга кадәр артырга тиеш. Социаль торак 135 мең квадрат метрга җиткереләчәк. Проектны тормышка ашыруның беренче ярты елында барлыгы 1 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Авария хәлендәге торактан кешеләрне күчерү өчен 3,53 миллиард сум акча бүленәчәк. Шул исәптән, ташламалы “Жилстройсбережения” программасында катнашучылар саны да ике тапкыр артачак. Гомумән алганда, 2024 елга әлеге программа буенча 7,8 мең ипотека кредиты бирү планлаштырыла. Анда катнашучылар өчен ипотека ставкасы еллык 5,5 процентка кадәр киметелә.
Шәһәр мохите үсешенә килгәндә, якындагы елларда Башкортстанның 21 шәһәренең 13ендә программа кысаларында уңай мохит булдырылачак. Моңа "Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр" Бөтенрусия конкурсы этәргеч булып тора. Быел республикадан берьюлы өч шәһәр анда 245 миллион сумлык грантлар отты, алар – Бәләбәй, Бөре һәм Ишембай.
Шәһәрләрдә скверлар, парклар, үзәк мәйданнар һәм башка ял зоналарына караган кимендә 142 иҗтимагый территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Моның өчен республика бюджетыннан 1,4 миллиард сум бүленгән.