+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Республикада 2024 елга яңа форматтагы биш кадрлар үзәге эшли башлаячак

Андый үзәкләр Уфада, Стәрлетамак, Нефтекама, Сибай һәм Октябрьский шәһәрләрендә булдырылачак.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында быел “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада һәм Стәрлетамакта “Русиядә эш” (“Работа России”) үрнәгендәге яңа кадрлар үзәкләре булдырылачак һәм эшли башлаячак. Әлеге ике шәһәрдә проектларны федераль финанслау якынча 40 миллион сум тәшкил итәчәк, тагын 14 миллион сум төбәк бюджетыннан бүленәчәк.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тагын өч шундый үзәк Нефтекама, Сибай һәм Октябрьский шәһәрләрендә республика бюджеты хисабына булдырылачак. Димәк, 2024 елга төбәктә яңа форматтагы биш кадрлар үзәге эшләячәк.

Яңа кадрлар үзәгендә кешеләр тормыш ситуацияләрен, бизнес-процессларны хәл итү буенча ярдәм алачак. Шулай ук үзәккә баруны таләп итми торган дистанцион хезмәтләр исемлеге дә киңәйтеләчәк.
Фото: mgazeta.com сайтыннан
Читайте нас