+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Хезмәт кешесе абруйга һәрвакыт лаек

Конкурста катнашырга ашыгыгыз!

Конкурста катнашырга ашыгыгыз! 19 мартта "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2020" XIV республика конкурсы үтәчәк. Аны республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Башкортстанның Профсоюзлар федерациясе, Хезмәт дәүләт инспекциясе катнашлыгында Башкортстан тармакара институты оештыра. Әлеге конкурс эшчәнлек нәтиҗәлегеген үстерү, эш урыннарында хәвефсезлекне булдыру, хезмәт кешесенең абруен күтәрүгә багышлана. Анда катнашучыларның яше чикләнмәгән. Конкурста катнашу өчен 16 мартка кадәр pr@bmipk.ru. сайтына гариза юлларга кирәк.
Русия Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасындагы хезмәт базары юнәлеше буенча эшләр республикада төрле өлкәдә җәелдерелде. Әлеге конкурс та бу җәһәттән эшчеләрнең абруен күтәрүгә хезмәт итәчәк.
Читайте нас