Башкалада 26-28 февральдә “Ихата. Парк. Сквер. 2020” күргәзмәсе үтәчәк.
Балалар һәм спорт мәйданчыклары, парк һәм урам утлары, резина түшәмә, тротуар плиткасы — болар барысы да тиздән Уфада үтәчәк “Ихата. Парк. Сквер. 2020” күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк.
Башкалада 26-28 февральдә Русия Сәнәгать форумы кысаларында “Ихата. Парк. Сквер. 2020” күргәзмәсе үтәчәк. Чара Владимир Путинның май указы белән расланган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырыла.
Күргәзмә Уфаның ВДНХ-Экспо павильоннарында оештырылачак. Биредә республика җитештерүчеләренең шәһәр мохитен төзекләндерү элементларын күрергә мөмкин булачак.
— Тиздән янә ихаталарны төзекләндерү сезоны башланачак. “Башкортстан ихаталары” программасын үтәү өчен җаваплы муниципалитетларның урындагы җитештерүчеләргә йөз тотуы бик мөһим. Күргәзмәдә Башкортстаннан 30дан артык җитештерүче катнашачак: Уфа, Кумертау, Нефтекама, Белорет, Ишембай, Туймазы шәһәрләреннән һәм республика районнарыннан, — дип ачыклык кертә республика Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте.
Башкортстан җитештерүчеләре үз продукциясен даими камилләштерә. Монда — балалар һәм спорт мәйданчыклары, кече архитектура формалары, парк һәм урам утлары, резина түшәмә, тротуар плиткасы һәм башкалар керә. Күргәзмәдә алар төрлесеннән тәкъдим ителәчәк.