Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров узган атнада Хөкүмәтнең киңәйтелгән утырышын үткәрде. Анда 2019 елда гомумдәүләт проектлары үтәлеше һәм 2020 елга өстенлекле бурычлар хакында сүз барды. Андрей Назаров болай дип билгеләде: “Гомумән алганда уңай динамика күзәтелсә дә, без 11 төп күрсәткечкә ирешә алмаганбыз. Моның сәбәпләренең берсе — башкару дисциплинасының түбәнлеге. Планлаштырылган эшләр 91,6 процентка гына башкарылган. Гомумдәүләт проектларына бюджеттан бүленгән 28,5 миллиард сумның 26,2 миллиард сумы үзләштерелгән”.
Атап әйткәндә, гомумдәүләт проектлары кысаларында 2019 елда Башкортстанда 21 мәктәп, 22 балалар бакчасы, ике балалар поликлиникасы, 33 фельдшер-акушерлык пункты, биш авыл мәдәният йорты төзелгән.
Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үс-терүнең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы кабул ителгән гомум-дәүләт проектлары ил икътисадын үстерүнең, халык-ның яшәү сыйфатын яхшыртуның өстенлекле юнәлешләре санала. Шушы өстенлекле юнәлешләр арасында демография, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү, халыкара кооперация һәм экспортны үстерү, хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары, санлы икътисад, мәдәният, экология, торак һәм шәһәр мохите кебек юнәлешләр бар.
Мәсәлән, Русия Хөкүмәте алдагы биш елда юлларны ремонтлауга һәм хәрәкәт хәвефсезлеген тәэмин итүгә 5 триллион сум акча тотынырга җыена. “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дип исемләнгән гомумдәүләт проектын финанслау шул суммага төшәчәк. Әлеге проект кысаларында Башкортстанга федераль бюджеттан юллар төзелешенә һәм хәвефсезлекне тәэмин итүгә 2024 елга кадәр 34,5 миллиард сум акча бүлү каралган.
Соңгы чорда ил Хөкүмәте, кече бизнесны да җәлеп итеп, икътисади хәлне тамырдан уңай якка үзгәртү юлларын эзли. Сүз ил күләмендә кабул ителгән закон һәм карарлар гына түгел, ә урындагы мөмкинлекләрне һәм шартларны да тамырдан үзгәртү турында бара. Әйтик, Башкортстанда тармакка ярдәм итү, аны үстерү, чын мәгънәсендә икътисад таянычы итү җәһәтеннән сизелерлек эшләр башкарыла. Узган ел дәвамында кече һәм урта бизнеска багышланган берничә форум үтте, һәр муниципалитетта кече бизнес өчен җаваплы кешеләр булдырылды, даими рәвештә “малтабарлык сәгате” үткәрелә. Әлбәттә, тармакны аякка бастыру, аңа ярдәм итү, нәтиҗәлелеген бермә-бер күтәрү тиз арада гына башкарып чыга торган эш түгел. Белгечләр фикеренчә, мәсәлән, кече һәм урта бизнеска ярдәмне нәтиҗәле итү, малтабарлык өлкәсендә хәлне уңай якка үзгәртү тармакны чын мәгънәсендә үсеш юлына чыгару өчен ким дигәндә 7-10 ел вакыт кирәк.
Малтабарлыкны үстерү буенча гомумдәүләт проектында билгеләнгәнчә, аеруча, төбәкләр икътисадын үстерү юнәлешендә, кече бизнес мөһим роль уйнарга тиеш. Аның нәтиҗәлелеген үстерү өчен административ киртәләрне алып ташлау белән беррәттән, кече бизнеска анык ярдәм итү механизмнарын камилләштерергә кирәк. Гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанга әлеге тармакны үстерү өчен 2024 елга кадәр 4 миллиард 783 миллион сум акча бүленәчәк. Русия-нең Дәүләт думасы депутаты, шушы гомумдәүләт проекты буенча эшче төркем кураторы Рифат Шәйхетдинов фикеренчә, Башкортстан өстенлекле кредитлар һәм субсидияләр бүлү, административ басымны киметү, малтабарлык эшчәнлеген популярлаштыру буенча, гомумән, кече бизнес үсешенең катализаторы була ала. Мөһим карарлар дөрес итеп тормышка ашырылган очракта, тармактагы уңай нәтиҗәләр 2-3 елдан ук күренәчәк, ди Рифат Габделхак улы.
Алда билгеләнгәнчә, республикада узган елда дистәләрчә социаль объект сафка кертелгән. Әмма, әлеге төзелешләр соңгы чор казанышы булса да, Башкортстан өчен бу саннарны күп дип булмый. Безнең республикага алар йөзләп кирәк. Шулай ук, яшәү мохитен төзекләндерү буенча алда зур эшләр тора. Бу уңайдан Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров болай дигән иде: “Район-шәһәрләр буйлап сәфәрдә һәрчак яшәү мохитенең сыйфатына, коммуналь хезмәтләрнең эшенә, биләмәләрнең төзеклегенә һәм экологик хәлгә игътибар итәм. Күргәннәрем кайчак тирән борчуга сала.
Балалар мәйданчыкларына күз салыгыз. Оят бит. Шул ук вакытта моңа әллә ни зур акча да кирәкми. Бюджеты аз булган күп төбәкләр дә бу проблеманы нәтиҗәле хәл итә.
Без дә аны хәл итәчәкбез. Әле өч меңгә якын ихата төзекләндерүгә мохтаҗ. Киләсе елда бу максатка 3,4 миллиард сум, шул исәптән федераль бюджеттан 1,4 миллиард сум акча юнәлтәчәкбез. Программада муниципалитетлар да катнаша. Бу безгә 500гә якын ихатаны ремонтлау, шулай ук 150гә якын паркны һәм скверны төзекләндерү мөмкинлеге бирәчәк.
Тагын да бер зур программа — подъездларны ремонтлау. Без бу эшкә ел саен идарәче компанияләр катнашлыгында бюджеттан бер миллиард сум акча бүләчәкбез. Мондый программалар башка төбәкләрдә эшли дә инде. Алты елда 26 меңнән артык подъезны төзекләндереп, проблеманы тулысынча хәл итүне планлаштырабыз. Шул ук вакытта җәмәгать тыңлаулары барышында төзекләндерү программаларын йортларда яшәүче халык белән тикшерү зур әһәмияткә ия”.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.