2019 елда Башкортстанда “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты 86,8 процентка гына үтәлгән. Башкортостан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетында моның төп сәбәпләрен атадылар. Төбәктә гомумдәүләт проектын тормышка ашыру буенча шәхси җаваплылык кертелә.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин сүзләренә караганда “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты 3 төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Алар: “Республиканың яшәү өчен яраксыз торак фондын киметүне тәэмин итү”, “Башкортстан Республикасы ипотекасы” һәм “Башкортстан торагы” проектлары.
– Беренче ике проект буенча 2019 елга билгеләнгән максатлы күрсәткечләр үтәлде, – диде Әхмәдуллин. – Өченче проект буенча төп күрсәткеч торак төзелеше күләмен арттырудан гыйбарәт. 2,7 миллион квадрат метр план күрсәткече 86,8 процентка үтәлгән.
Сәбәпләрнең берсе итеп белгечләр халыкта сатып алу ихтыяҗының кимүен әйтә.
Хөкүмәт вице-премьеры Рәиф Әбдрәхимов коллегиядә торак тапшыру буенча план күрсәткечләрен Русия Президенты билгеләве һәм аларны беркем дә гамәлдән чыгармавы турында белдерде. Ул шулай ук узган ел тармакның яхшы эшләве һәм гомумдәүләт проекты күрсәткечләрен үтәргә кирәк булуы турында әйтте.