+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Башкортстан төзекләндерү конкурсына гаризалар саны буенча алда бара

2020 елда Кече шәһәрләрне һәм тарихи биләмәләрне төзекләндерү буенча Бөтенрусия конкурсына иң күп заявкаларны Башкортстан һәм Свердловск өлкәсе биргән. Бу хакта Русия Төзелеш министрлыгының “Уңайлы шәһәр мохите һәм торак-коммуналь хуҗалык” мәгълүмат порталы хәбәр итә.

Әйтик, Башкортстан һәм Свердловск өлкәсе 11 гариза биргән. Икенче урында - Мәскәү өлкәсе, ул конкурска кече шәһәрләрне һәм тарихи биләмәләрне төзекләндерү буенча 10 проект җибәргән, өченчедә - Түбән Новгород өлкәсе (тугыз гариза). Сигез гариза Чиләбе һәм Мурманск өлкәләреннән җибәрелгән.
Русия Төзелеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, конкурска илнең 71 төбәгеннән заявкалар килгән. Нәтиҗәләр дүрт номинация буенча ясалачак: халык саны 20 мең кешегә кадәр булган кече шәһәрләр, 20-50 мең кеше, 50 меңнән алып 100 меңгә кадәр кеше һәм тарихи җирлекләр. 2020 елгы конкурс нәтиҗәләрен 28 февральдә Төмәндә ясаячаклар.

Бу эшчәнлек Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары чикләрендә башкарыла.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас