+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Һәр сабый үз ризыгы белән туа

Балалы гаиләләргә нинди түләүләр һәм ташламалар каралган?Башкортстанда бала туган барлык гаиләләр дә дәүләт тарафыннан матди ярдәмгә исәп тота ала. Шул ук вакытта кайбер категория гражданнар – күпбалалы, аз тәэмин ителгән, ялгыз ана һәм инвалид балаларның ата-аналары аерым өстенлекләргә дә ия.“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы һәм республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының уртак махсус проектында безнең төбәктә балалы гаиләләрнең күпме күләмдә һәм нинди ярдәмгә исәп тота алуы турында белергә була.

Балалы гаиләләргә нинди түләүләр һәм ташламалар каралган?

Башкортстанда бала туган барлык гаиләләр дә дәүләт тарафыннан матди ярдәмгә исәп тота ала. Шул ук вакытта кайбер категория гражданнар – күпбалалы, аз тәэмин ителгән, ялгыз ана һәм инвалид балаларның ата-аналары аерым өстенлекләргә дә ия.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы һәм республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының уртак махсус проектында безнең төбәктә балалы гаиләләрнең күпме күләмдә һәм нинди ярдәмгә исәп тота алуы турында белергә була.

Бер тапкыр бирелә торган түләү

Кемгә тиеш: бала туган барлык гаиләләргә.
Күпме: һәр балага 20101,69 сум.
Ничек алырга: бер ата-ананың эш урыны буенча түләнә. Әгәр дә эшләмисез икән, документларны яшәү урыны буенча республика социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына илтеп бирегез, якындагы күпфункциональ үзәк офисы яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша пособиене рәсмиләш­терегез.

Айлык пособие

Кемгә тиеш: барлык гаиләләргә.
Күпме: 3769,07 сум, яки эшләүчеләр өчен уртача хезмәт хакының 40 проценты (иң күбе 26 мең сум).
Ничек алырга: баланы 1 яшь 6 айга җиткәнче караган ата-анага билгеләнә. Бу акчаларны әни дә, әти дә, шулай ук башка якын туганнары һәм опекуннары да алала.
Эшләүчеләргә пособие — эш (хезмәт) урыныннан, эшләмәү­челәргә яшәү урыны буенча Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге филиалыннан түләнә.
Эшләмәүче гражданнарга пособие билгеләү өчен кирәкле документлар исемлеге белән биредә танышырга мөмкин: https://mintrud.bash­korto­stan.ru/ac­tivity/17481/

Йөкле һәм имезүче әниләр өчен махсуслаштырылган азык-төлек продуктлары

Кемгә тиеш: аз керемле гаилә­ләргә.
Ничек алырга: булачак әниләр, йөклелек һәм бала табуга кадәр исәпкә куелганнан киләсе айда, шулай ук балага алты ай тулганчы ала.
Әлеге ярдәм төренең кайда һәм ничек рәсмиләштерелүе турында мәгълүматны биредә белергә була: http://rcspn.mintrudrb.ru/posts/74588

Бушлай туклану

Кемгә тиеш: аз керемле гаилә­ләргә, бала 3 яшькә җиткәнче.
Ничек алырга: йөкле һәм имезүче әниләр өчен махсус азык-төлек продуктлары җыелмасы кебек үк, сөт кухнялары һәм күзәтү урыны буенча дәваханәдә алырга мөмкин.
Аз керемлеләр статусын раслый торган белешмәләрне халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге филиаллары бирә. Кирәкле документлар исемлеген монда белергә була: http://rcspn.mintrudrb.ru/posts/74590

Лагерьларга һәм санаторийларга юлламалар

Кемгә тиеш: авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә.
Ничек алырга: “Башкортстан Республикасының ял һәм савыктыру өлкәсендә хезмәтләргә мохтаҗ булган һәм хезмәттән файдаланучы балаларны һәм үсмерләрне исәпкә алуның Бердәм системасы” мәгълүмат системасында гариза калдырырга, яки яшәү урыны буенча Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә.

Уллыкка алучыларга бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие

Кемгә тиеш: баланы уллыкка алган гаиләләргә.
Күпме: 453026 сум һәм инвалид баланы уллыкка алганга — 100 мең сум.
Ничек алырга: яшәү урыны буенча Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге филиалына мөрәҗәгать итәргә. Документлар исемлеген биредә карарга була: https://mintrud.bashkortostan.ru/activity/17501/.
Бу төр пособие уллыкка алынган һәр бала өчен бирелә. Федераль ана капиталы кебек үк, аны уллыкка алынган балага торак сатып алу, дәвалану һәм белем алу өчен тотынырга мөмкин.

Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм (АСПК)

Кемгә тиеш: аз керемле, тулы булмаган, балалы гаиләләргә, опекага (попечительлеккә) бала алган, инвалид балалары булган, бер яки ике инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә.
Үз эшен ачуга — 100 мең сумга кадәр, шәхси хуҗалыкка — 50 мең сумга кадәр, һөнәри белем алуга — 15 мең сумга кадәр.
Ничек алырга: күпфункцияле үзәк офисына гариза язарга. Документлар исемлеге — әлеге сылтама буенча: https://mintrud.bashkortostan.ru/activity/17503/

Янә бер пособие

Кемгә тиеш: 18 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә.
Күпме: 225 сумнан алып.
Ничек алырга: яшәү урыны буенча Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге филиалына мөрәҗәгать итәргә. Пособиене рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеген биредә карарга була: https://min­trud.bashkortostan.ru/activity/17493/

Салым чигерүе

Кемгә тиеш: рәсми эшкә урнашу шарты белән ике ата-анага да.
Беренче һәм икенче балага — 1400әр сум.
Ничек алырга: исәпләү мисалларын, шулай ук гамәлләр тәртибен Федераль салым хезмәте сайтында карарга мөмкин.

Балалар бакчасы өчен компенсация

Кемгә тиеш: барлык гаиләләргә.
Балалар бакчасы өчен ата-ана түләвенең уртача күләменнән 20 процент. (2020 елның 1 гыйнварыннан ул аена 1677 сум тәшкил итә)
Ничек алырга: балалар бакчасына, укырга кергәндә ата-аналарның берсе гаризасы буенча.

Айлык түләү

Кемгә тиеш: беренче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан туган (туган һәм уллыкка алынган) гаиләләргә кереме 1,5 яшәү минимумыннан, ә 2020 елдан башлап — ике яшәү минимумыннын түбәнрәк булганда.
2019 елда — 9182 сум, 2020 елда — 9789 сум.
Ничек алырга: түләүне балага 1 яшь тә 6 ай тулганчы алырга була. Аны алу өчен ата-аналарның берсенә Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына, яки яшәү урыны буенча күпфункцияле үзәк офисына мөрәҗә­гать итәргә кирәк.

Бу — мөһим!

Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга өч яшьтән җиде яшькә кадәр 2020 елда — 5,5 мең cум, 2021 елда 11 мең сум түләнә.
1-4нче сыйныфларда укучылар бөтен ил буенча якындагы өч елда кайнар аш белән тәэмин ителәчәк.
Гаиләнең һәр әгъзасына уртача хезмәт хакы яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр аз керемлеләр дип таныла.
Башкортстан өчен бу — 10 186 сум, эшкә сәләтле халык өчен — 7801 сум, пенсионерлар өчен — 9548 сум.
Гаиләне аз керемлеләр категория­сенә кертүне раслый торган белешмә республика Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиаллары тарафыннан бирелә.
Нәкъ менә сезнең гаиләгә тиешле дәүләт ярдәме чаралары белән исә — интерактивный онлайн-консультант ярдәмендә таныша аласыз.

Ана капиталы

Кемгә тиеш: 2020 елда туган беренче, 2007 елның 1 гыйнварыннан икенче, өченче яки аннан соңгы бала туган гаиләләргә.
Күпме: беренче балага 466 617 сум, икенче балага 150 мең сумны өстәп, җәмгысы 616 617 сум, өченче бала туган гаиләгә җир, фатир, торак сатып алу өчен 450 мең сум.
Ничек алырга: Русия Пенсия фондының төбәк органына, яки яшәү урыны буенча күпфункцияле үзәк офисына мөрәҗәгать итәргә. Ана капиталын рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеге монда тәкъдим ителгән: http://www.pfrf.ru/spec/infographics1/maternity-capital.html

Икенче балага балалар бакчасы өчен компенсация

Кемгә тиеш: барлык гаиләләргә.
Балалар бакчасы өчен ата-ана түләвенең уртача күләменнән 50%ы (2020 елның 1 гыйнварыннан ул аена 1677 сум тәшкил итә).
Ничек алырга: балалар бакчасына кергәндә ата-аналарның берсе гаризасы буенча.

Ипотека буенча ставканы киметү (яки аны рефинанслау)

Кемгә тиеш: 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туган икенче, өченче яисә аннан соңгы балалы гаиләләргә, инвалид бала тәрбияләүчеләргә.
Программа юридик берәмлектән яисә төзүчедән әзер торак сатып алуга гына кагыла.
Күпме: бу программа буенча ипотека ставкасы 6 проценттан югарырак булырга тиеш түгел. Шул ук вакытта, банклар алга таба да ставкаларны киметергә мөмкин.
Ничек алырга: банк офисына мөрәҗәгать итәргә, гариза язарга һәм кирәкле документлар пакеты бирергә. Программада катнашучы банкларның тулы исемлеген биредә карарга була: https://www.minfin.ru/common/upload/library/2018/02/main/Prikaz_minfina_Rossii_ot_19.02.18_g._N_88_O_raspredelenii_limita_sredstv.pdf

Айлык пособие

Кемгә тиеш: бер үк вакытта ике яки аннан күбрәк бала туган аз керемле гаиләләргә.
Һәр балага — 500 сум.
Ничек алырга: яшәү урыны буенча Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына, яки күпфункцияле үзәк офисына мөрәҗәгать итәргә. Тулырак мәгълүмат монда https://mintrud.bashkortostan.ru/activity/17496/
Фото: tatar-inform
Читайте нас