+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Русиядә барлык мәшгульлек үзәкләре 2025 елга модернизацияләнәчәк

Русиядә барлык мәшгульлек үзәкләрен 2025 елга модернизацияләү планлаштырыла, дип хәбәр итте Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт (Роструд) башлыгы Михаил Иванков, Санкт-Петербург халыкара хезмәт форумында чыгыш ясап.

Тулаем алганда, халык мәшгульлеге үзәкләренең яңа моделен булдыру 2025 елга кадәр, узган ел Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм расланган бердәм стандартлаштырылган таләпләрне этаплап кертү юлы белән планлаштырыла.

“Бу эш 2019 елда башланды, Русиянең 16 пилот субъекты әлеге яңа үрнәктәге эш белән тәэмин итү үзәкләрен төзүгә кереште. Ел нәтиҗәләре 16 субъектта яңа форматта бердәм динамик брендта: “Кадрлар үзәге - Русия эше” дигән 20 мәшгульлек үзәге эшли башлады”, - диде ул.

Проект “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас