Владимир Путинның май указлары белән расланган “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлекне үстерү” гомумдәүләт проектында катнашучылар саны Башкортстанда 50 процентка артырга һәм 84 предприятие тәшкил итәргә мөмкин. Үткән елда максатлы күрсәткеч арттырып үтәлгән.
Республика Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, былтыр гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру кысаларында моңа 57 предприятие җәлеп ителгән (план – 50).
Сакчыл җитештерү принципларына гомумдәүләт проектында катнашучы 835 хезмәткәр укытылган. Быел янә 27 яңа предприятиене җәлеп итәргә, чимал бирүче булмаган тармакларда җитештерүне 3,1 процентка үстерергә планлаштыралар.
Мәшгульлекне үстерү һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген күтәрү максатында ел нәтиҗәләре буенча 3,5 мең эшче укытылган. 2024 елга кадәр Башкортстан мондый тармакларда хезмәт җитештерүчәнлеген 30 процентка үстерергә тиеш, моның өчен 196 предприятиене гомумдәүләт проектында катнашырга җәлеп итәргә кирәк.