Март башында Затон микрорайонында 150 урынга исәпләнгән Әдһәм Искужин исемендәге 9нчы балалар музыка мәктәбенең яңа бинасы ачылачак.
Бу мәктәптә 300гә якын бала укый һәм 40 укытучы эшли.
Уфа шәһәре мэры Өлфәт Мостафин социаль челтәрләрдә музыкаль дәресләр белән беррәттән, төркем дәресләрендә балалар әлеге иркен өч катлы мәктәптә хореография белән дә шөгыльләнә алачак, дип сөйләде. Өстәвенә, Әхмәтов урамындагы иске бина, элеккегечә, музыкаль мәктәп булып калачак.
Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова күптән түгел узган ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында быел, шулай ук, Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында 100 урынга исәпләнгән һәм Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында 120 урынга исәпләнгән балалар сәнгать мәктәпләре төзелешен проектлау эшләре башлануы турында сөйләде.
Министр хәбәр иткәнчә, Владимир Путинның май указын үтәү максатында, «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында авылларда балалар сәнгать мәктәпләренең 26 филиалын булдыру планлаштырыла, алар яңа төзелгән клуб тибындагы учреждениеләр белән бер түбә астында торачак.