+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Фәнгә - 4 миллиард сум!

Бу сумма гомумдәүләт проекты кысаларында бүленә.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Фән” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 4 миллиард сум акча каралган.

“Фән” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан медицина, двигательләр төзү һәм углеводородлар чыгаруны санлаштыру юнәлешләре буенча фәнни-белем бирү үзәкләрен төзүгә конкурста катнашачак.

Гариза хупланган очракта, мондый үзәк республикада 2020 елда ук барлыкка килергә мөмкин. Уңышлы гамәлгә ашырылган очракта, бу Башкортстанда фәнни кадрлар җитмәү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Фәнни проектлары өчен яшь галимнәр 1 миллион сум күләмендә грантка дәгъва итә ала. Узган ел мондый грантларны 30 яшь галим алган.
Фото: government.ru сайтыннан
Читайте нас