+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәдәнияткә 6,3 миллиард сум бүленә

“Мәдәният” гомумдәүләт проектына шул сумма каралган.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында Башкортстанда “Мәдәният” гомумдәүләт проектына 6,3 миллиард сум акча бүленә. Бу проект 3 федераль проектны үз эченә ала: “Мәдәни мохит”, “Иҗади шәхесләр” һәм “Санлы мәдәният”.

Шул сумманың төп өлеше төзелешкә, мәдәният йортларын реконструкцияләүгә һәм модернизацияләүгә сарыф ителәчәк. Авылларда мәдәни инфраструктураны үстерүгә аеруча басым ясалачак.

Планнарда шулай ук интернет белән җиһазландырылган яңа китапханәләр ачу, иҗат коллективларына ярдәм күрсәтү һәм милли мәдәниятне ныгыту каралган.
Фото: mkrf.ru сайтыннан
Читайте нас