+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Алтын ачкычны кем тапкан?

Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада байтак эшләр башкарыла.

Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада байтак эшләр башкарыла.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында А. Толстой әкияте буенча куелган “Алтын ачкыч” спектакленең премьерасы узды. Бу спектакль – театрның яңа юнәлеше, инклюзив проект. Балалар мәктәп-студиясе һәм профессиональ артистларның иҗат җимеше. Шунысы да мөһим, проектта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар да катнаша. Яшь актерларның профессиональ сәхнәдә чыгыш ясавы – зур шатлык. Күңелле җырлар һәм биюләр, чагу костюмнар, сәхнә бизәлеше, барысына да таныш булган Буратино маҗаралары, яраткан әкият геройлары, нәни артистларның сәхнә уены бер зур бәйрәм тантанасына әверелде. Спектакль яшь тамашачыларга һәм әти-әниләр күңеленә дә хуш килде. Театрның Зур залында аншлаг иде.
Тамаша өстендә берничә ай дәвамында профессиональ артистлар, балалар студиясе һәм, әлбәттә, педагоглар эшләде. Әкиятнең режиссеры, актерлык осталыгы буенча педагог – “Нур” театры артисты Марат Хәсәнов. “Нур” балалар мәктәп-студиясенең җитәкчесе, актриса Ленария Хаҗиева сөйләм техникасына өйрәтте. Хореограф — Юлия Тимербулатова. Җыр дәресләрен Маргарита Янгирова, кече группаларда актерлык осталыгын актриса Лилия Таҗетдинова алып бардылар. Уникаль проект беркемне дә битараф калдырмады. Яшь артистлар үзләре дә, аларның тамашачылары да канәгать калды.
Спектакльнең киләсе куелышы 22 март көнне.
Читайте нас