+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Һәр кыз — кечкенә принцесса

Уфага кечкенә принцессалар балына бөтен республикадан 250 кыз чакырылган.

Уфага кечкенә принцессалар балына бөтен республикадан 250 кыз чакырылган.

Әйтергә кирәк, Башкортстанда “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарыла.
7 мартта Уфада Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында инде традиционга әверелгән «Кечкенә принцессалар балы» узачак. Бу — мөмкинлекләре чикле балалар өчен зур хәйрия чарасы.
Аңа бөтен республикадан 250 кыз чакырылган. Узган елдагы кебек үк, опера һәм балет театрында бәйрәм һәм әкият атмосферасын хореография көллияте укучылары тудырачак.
Чарада катнашучыларны Уфа юридик институты студентлары озата барачак. Бал атмосферасын театр артистлары, чакырылган кунаклар тудырачак.
12.00 сәгатьтә Грек залында тамаша башлана, шуннан соң зур бал булачак, анда һәр кунак катнашачак. Тамаша сыйфатында яшь принцессларга һәм аларның әти-әниләренә “Летучий корабль” спектакле күрсәтеләчәк. Һәр “принцесса” истәлекле бүләкләр алачак.
Чараны оештыручылар — Башкортстан башлыгы хатыны Каринэ Хәбирова патронажы астында Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Уфа шәһәре хакимияте һәм «Бәхет территориясе» хәйрия фонды.
Читайте нас