Бу юнәлештәге яңалыкларга бәйле яшь гаиләләр нинди өстәмә ярдәм чараларына өмет итә ала?
Алты елда русиялеләр тормыш яхшыруын тойсын өчен дәүләт 28 триллион акча бүлә. Ул акча хезмәт хаклары, пособие түләүгә, сәламәтлек саклауга, мәгарифкә, мәдәнияткә, спортка һәм башкаларга тотынылачак.
Башкортстанда “Демография” гомумдәүләт проекты аеруча киң колач белән эшләп китте. Гомумән, әлеге проект яшь гаиләләргә дә, пенсия алды яшендәге кешеләргә да ярдәмне күздә тота. Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан белдерүләренчә, былтыр Башкортстанда 3 139 урынга исәпләнгән 21 балалар бакчасы ачылган, ә быел 3 890 урынга исәпләнгән тагын 24 мәктәпкәчә учреждение ишекләрен ачачак. Моннан тыш, былтыр 1100дән артык ЭКО процедурасы үткәрелгән. Быел бу санны тагы да арттыру күзаллана.
Башкортстанда “Демография” гомумдәүләт проекты өлкән буынны хезмәт белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә хәл итә – былтыр 1000нән артык пенсионер яңа белгечлекләр буенча яңадан укытылган.
Гомумән алганда, “Демография” проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә сәламәт гомер озынлыгын — 67 яшькә кадәр озайту, сәламәт тормыш алып баручы гражданнар өлешен 55 процентка җиткерү күз уңында тотыла.
“Демография” гомумдәүләт проектына “Спорт — тормыш нормасы”, “Гражданнарның сәламәт туклануын һәм яман гадәтләрдән баш тартуын кертеп, сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү системасын формалаштыру”, “Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән программаны гамәлгә ашыру”, “Хатын-кызларны эшкә урнаштыруга ярдәм итү — өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру”, “Республикада балалар туган гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү” төбәк проектлары керә.
Әйтик, Стәрлетамакта ике ай эчендә 200 сабый шәхси балалар бакчаларына бару өчен сертификатлар алды, дип хәбәр итте республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин.
Исегезгә төшерәбез: ноябрьдә Стәрлетамакта “Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты” проектын сынау башланды. Документ өч яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарның балалар бакчасында урын алу һәм мәк-тәпкәчә белем бирүдә шәхси секторга ярдәм итү ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен эшләнгән. Сертификат муниципаль балалар бакчасында урын белән тәэмин ителмәгән 2 айдан 3 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә муниципаль балалар бакчасына тиңләштерелгән түләү өчен хосусый оешмада урын алу хокукы бирә. Сертификат бәясе айга бер бала өчен 6 мең сум тәшкил итә, алар республика һәм урындагы бюджетлардан шәхси балалар бакчаларына керә. Ата-аналар бала өчен аена 2 476 сум түли.
Хәзерге вакытта шәһәрдә 200 сертификат бирелгән дә инде. Проектка дүрт шәхси балалар бакчасы кушылган, 1 апрельгә тагын ике бакча кушылачак.
Илдар Мәүлетбирдин сүзләренә караганда, ата-аналар мәктәпкәчә белем бирү сертификатларын уңай бәяләгән һәм, нәтиҗә ясаганнан соң, проектны яңа уку елы башыннан ук киңәйтү планлаштырыла. Әлеге проектка Уфа һәм Уфа районының 25 белем бирү оешмасы кушылырга теләк белдергән. Иглин районы хакимияте белән эш алып барыла, анда 2 яшькә кадәрге сабыйлар өчен балалар бакчаларына ихтыяҗ зур.
Министр урынбасары проектның икътисади максатлы булуын билгеләп үтте. Бер елга сертификатлар бирү өчен чыгымнар 14,4 миллион сум тәшкил итәчәк, ә 200 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше 200 миллион сумга төшә.
Былтыр Башкортстанда ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр алуга 1,3 мең чамасы гариза кабул ителгән. Бу, алдагы елдагы белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк, дип билгеләп үттеләр Пенсия фондының төбәк бүлекчәсендә. Түләүләрнең гомум суммасы 151,5 миллион сумнан артып киткән. Исегезгә төшерәбез: 1 гыйнвардан ана капиталы сертификаты булган гаилә-ләрнең күбесенә икенче бала өчен айлык түләү алу мөмкинлеге бирүче төзәтмәләр үз көченә керде.
Хәзер гаиләнең бер кешегә исәпләнгән айлык кереме ике яшәү минимумына кадәр арттырылган. Моннан тыш, айлык түләү күләме дә артты.
Башкортстанда, ай саен 9789 сум акча түләүләрен сорап, гаиләнең һәр әгъзасына керем 20 868 сумнан артмаган гаиләләр мөрәҗәгать итә ала.
Пенсия фонды сайтында исәп-хисап ясау уңайлылыгы өчен махсус калькулятор бар, аның ярдәмендә гаиләнең айлык түләүгә хокукын һәм аның күләмен конкрет төбәктә билгеләргә мөмкин.
2020 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 466 617 сум тәшкил итә. Узган елдагы белән чагыштырганда, ул 13 591 сумга арткан.
Күптән түгел Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында яшь аналарның квалификациясен күтәрү темасы каралды. Утырышта катнашучылар юридик берәмлекләргә һәм шәхси эшкуарларга өч яшькә кадәр бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларны яңадан укытуны оештыруга республика бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслады. Укыту “Демография” гомумдәүләт проектының “Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү — өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру” төбәк проектында каралган.
– Өч яшькә кадәрге балаларны карау буенча отпускта булган хатын-кызларны укыту механизмнары халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары юлламасы буенча яңадан укытуны һәм квалификацияләрен күтәрүне, белем бирү сертификатларын бирүне һәм эш бирүчеләрне субсидияләүне күз уңында тота, – дип аңлата Хөкүмәт вице-премьеры Ленара Иванова. — Былтыр төбәк бюджеты акчалары исәбенә 545 хатын-кыз белем алды. Быел яшь әниләрне укытуга 75,8 миллион сум юнәлтеләчәк, шуларның 72,6 миллион сумы — федераль бюджеттан, 3,2 миллионы — республика казнасыннан.
Башкортстан балалар туганда, өлкән буынга ярдәмгә 2024 елга кадәр 34,4 миллиард сум тотыначак.
Идел буе федераль округында күпбалалы гаиләләр саны буенча республика алда бара. Башкортстанда алар 50 меңнән артык, аларда барлыгы 160 мең бала тәрбияләнә. Күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү өчен ел саен төбәк бюджетыннан миллиард сумнан артык акча бүленә.
1,5-3 яшьлек сабыйлар өчен балалар бакчаларында урыннар белән бәйле проблеманы хәл итүгә Башкортстан 1,4 миллиард сум федераль субсидия алачак. Бу акчаларга һәркайсы 1 400 урынга исәпләнгән заманча җиде балалар бакчасы төзергә мөмкин. Ниһаять, яшь гаилә-ләрне торак белән тәэмин итүгә быел республикага 175,5 миллион сум бүленә.
Гомумдәүләт проектының иң амбициоз бурычларының берсе — 2024 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыру. Шул ук вакытта озын гомерлелек сәламәт һәм актив, авырулар белән чикләнмәгән булырга тиеш.