Заманча форматтагы китапханәләрне ачу “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Мәдәният” гомумдәүләт проектында каралган.
Башкортстанда 2021 елда модельле китапханәләр төзүгә гаризалар 23 мартта кабул ителә башлый һәм 9 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда барлык шәһәр һәм районнар катнаша ала. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк, алар яңа форматтагы китапханәләр ачуга федераль акча алачак.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Башкортстанда өч модельле китапханә булдырылачак. Район үзәк китапханәсе (Благовар районы), Әсән авыл китапханәсе (Дүртөйле районы) һәм Кандра авыл китапханәсе (Туймазы районы) заманча эш форматына күчәчәк. Аларны модернизацияләүгә федераль бюджеттан 20 миллион сум юнәлтеләчәк. Акча биналарны яңадан җиһазлауга, фондларны арттыруга һәм интернет-ресурслардан файдалануны тәэмин итүгә тотылачак.
Башкортстанда 2024 елга кадәр “Мәдәният" гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” мәдәният инфраструктурасының сыйфатлы яңа үсеш дәрәҗәсен тәэмин итү» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында 20 яңа буын китапханәсе булдырылачак.