+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Русия чемпионатын да җиңәрбез әле!

3-4 мартта М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында мини-лапта буенча Башкортстан чемпионаты узды.

3-4 мартта М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында мини-лапта буенча Башкортстан чемпионаты узды.

Бу чара ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

Анда Кырмыскалы, Балакатай, Хәйбулла һәм Чишмә районнары командалары, шулай ук Тюмень-1, Тюмень-2, БДУ һәм БДПУ командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә, беренчелекне - БДПУ командасы яулады, икенчедә - Кырмыскалы районы, өченче урында - Балакатай районы командасы.

Җиңүче команда Йошкар-Олада 20-26 апрельдә узачак Русия чемпионатында үз көчен сынап караячак.

Командаларга уңышлар телибез!
Фото: bspu.ru сайтыннан
Читайте нас