Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте мәгълуматлары буенча, фестиваль Уфада 12 мартта узачак.
Чара "Без табигать белән дусбыз - чүп-чар безгә кирәк түгел!" шигаре астында узачак.
Фестивальдә 1,5 меңнән артык укучы катнашачак. Программада арт-объектлар һәм икенчел чималдан эшләнмәләр күргәзмәсе, плакатлар конкурсы һәм экологик агитбригадалар ярышлары булачак.
Әйтергә кирәк, республика шәһәрләрендә һәм районнарында мәктәп укучылары арасында экология буенча конкурс узган инде. Чаралар республиканың Экология министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән.
Фестиваль ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.